Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: Германия ярымфиналга чыкты. Бүген Испания белән Франция уйный


Җомга кичендә үткән икенче чирекфинал уенында Германия такымы Грецияне 4-2 исәбенә җиңеп ярымфиналга чыкты.

Беренче чирекфиналда Португалия Чехияне 1-0 исәбенә җиңгән иде.

Шимбә кичендә өченче чирекфиналда Испания белән Франция уйный. Бу уенның җиңүчесе 27 июнь көнне ярымфиналда Португалия белән көч сынашачак.

Якшәмбе көнне соңгы чирекфиналда Англия белән Италия очраша. Бу парның җиңүчесе 28 июньдә ярымфиналда Германиягә каршы уйнаячак.

Euro 2012 җәдвәле һәм нәтиҗәләр
XS
SM
MD
LG