Accessibility links

Мисырда президент сайлау нәтиҗәләре якшәмбедә игълан ителәчәк


Каһирә – Мисырның үзәк сайлау комиссиясе президент сайлау нәтиҗәләрен иртәгә, 24 июньдә игълан итәчәген белдерде.

Намзәтләрнең икесе дә – исламчы “Мөселман кардәшлеге” вәкиле Мөхәммәт Мурси да, элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк та атна буена үзләренең җиңүләре турында әйтеп килде.

Рәсми нәтиҗәләр башта атнакич көнне игълан ителер дип көтелгән иде. Ләкин ике намзәттән дә шикаятьләр килү сәбәпле, нәтиҗәләрне игълан итү кичектерелде.

Шимбә көнне Каһирәнең Тәхрир мәйданында дистәләрчә мең кеше җыелып Хәрби шураның соңгы гамәлләренә ризасызлык белдерде. Узган атна парламент таркатылганнан соң башкарма һәм канун чыгару вәкәләтләре тулысынча диярлек Хәрби шура кулына күчте.
XS
SM
MD
LG