Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция премьер-министры Европа берлеге саммитында катнашмаячак


Афен – Грециянең яңа премьер-министры Антонис Самарас авыру сәбәпле киләсе атнада Брюссельдә үтәчәк Европа берлеге саммитында катнашмаячак.

Кичә Самарас күзенә операция ясаткан. Табиблар әйтүенчә, ул берничә атнадан гына сафка басачак.

Илнең яңа финанс министры шулай ук хастаханәдә ята. Саммитта Грецияне тышкы эшләр министры Димитрас Аврамопулос вәкиллек итәчәк.

Брюссель саммитында евро зонасы илләренең, шул исәптән Грециянең дә бурыч кризисыннан чыгу мәсьәләсе тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG