Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран өч көнлек хәрби күнегүләргә кереште


Иран өч көнлек хәрби күнегүләр башлануы турында хәбәр итте. Иран хакимияте белдерүенчә, бу күнегүләрдә Израильгә һәм Көньяк Европа илләренә барып җитә алачак “җир-җир” ракеталары да катнаша.

Ислам инкыйлабы сакчылары вәкиле, күнегүләр Иранга читтән нинди генә һөҗүмнәр булмасын ил үзенең моңа каршы тора алачагын күрсәтә, дип әйтә.

1 июль көнне Европа Берлеге Иран нефтен алуга чикләү кертте. Элгәре Кушма Штатлар Иран банклары белән эшләүне чикләгән иде. Бу чикләүләр, Иран атом ясаудан баш тартсын өчен эшләнә. Көнбатыш илләр Иран атом програмы хәрби максатларда эшләнергә мөмкин дип белдерә. Тәһран бу гаепләүне кире кагып, програмның тыныч максатларда гына булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG