Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия конституция мәхкәмәсе ДСОга кушылуның кануныйлыгын тикшерә


Бүген Русия конституция мәхкәмәсе КПРФ һәм “Гадел Русия”дән депутатларның Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) керү килешүенең конституциягә туры килмәве турында гаризасын ачык утырышта тикшерә. Бу документны 131 депутат имзалаган. Алар фикеренчә, ратификацияләү өчен документларны тәкъдим итү тәртибе бозылган һәм Русия төбәкләре белән килешү үткәрелмәгән.

Русия президентының Конституция мәхкәмәсендәге вәкиле Михаил Кротов исә, Русиянең ДСОга кушылу беркетмәсе илнең конституциясенә туры килә дип белдерә. Депутатларның гаризасын ул сәясәтләштерелгән дип әйтә.

Конституция мәхкәмәсе әлегә көчкә кермәгән халыкара килешүнең конституциягә туры килү-килмәвен беренче тапкыр тикшерә. Карар 9 июль көнне игълан ителәчәк.

Русия кабул иткән йөкләмәләр нигезендә ДСОга кушылу беркетмәсе 23 июльгә кадәр ратификацияләнергә тиеш.

Бүген КПРФ фиркасе Русия шәһәрләрендә илнең ДСОга кушылуына каршылык белдереп чаралар үткәрде.
XS
SM
MD
LG