Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр: Фукусима казасына кеше хаталары китергән


Җир тетрәү һәм аннан соң килгән диңгез ташкыныннан соң “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә килеп чыккан казага кеше хаталары китергән. Бу хакта каза сәбәпләрен тикшергән парламент комиссиясе хисабында әйтелә.

Белгечләр фикеренчә, фаҗигале хәлләргә ширкәт һәм ил җитәкчелеге ясаган хаталар, җитешсезлекләр һәм эшкә салкын карау китергән. Атом станциясе җир тетрәү һәм дулкын килүгә тиешенчә әзер булмаган.

Элегрәк, атом станциясе җитәкчелеге үзе үткәргән тикшерүгә таянып: "Каза көтелгәннән күпкә зуррак булды, шуңа "Фукусима-Дайичи"ның туктавы котылгысыз иде", дигән белдерү белән чыккан иде.

Җир тетрәүдән соң "Фукусима-Дайичи" станциясендә 6 энергоблок туктаган, нурланышлы мәтдәләр белән әйләнә тирә мохит пычранган, дистәләрчә мең кеше өйләреннән күчерелгән.

Бу казадан соң илдәге барлык атом станцияләре туктатылган. Илдә электр уты җитмәүдән куркып, аларның өчесен генә кире кабызганнар.
XS
SM
MD
LG