Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИХО яшьләре мөселман илләрдә тотрыклылык яклы


Казанда "Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр моделе" дигән дөнья күләм саммиты дәвам итә. Анда 35 илдән 175 яшь кеше катнаша.

Пәнҗешәмбе көнне мөселман яшьләр төркемнәргә бүленеп ислам дөньясындагы дини төркемнәрне якынайту, үсеп баручы илләрдә тотрыклылык һәм үсеш мәсьәләләренә фикер алышты.

Күбесенчә Татарстан вәкилләреннән торган Русия төркемендә катнашучылар Тунис, Либия һәм Мисырда тотрыклылык урнаштыру, икътисад, демократиянең үсеше һәм кеше хокукларының яклануын тели дип әйтелде.

Җомга көнне саммита катнашучылар атом энергиясен куллануга, Иран атом программасына Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мөнәсәбәте темасына фикер алыша.

Шулай ук дөньяның 35 мөселман иленнән җыелган яшьләрне Татарстан президенты белән очрашу, “Сәләт” аланнарына бару көтә.
XS
SM
MD
LG