Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Әфганстан “АКШ беректәше” дәрәҗәсе алды


Клинтон һәм Карзаи
Клинтон һәм Карзаи
Әфганстан НАТОга кермәгән дәүләтләр арасында АКШ беректәше рәсми дәрәҗәсе алды. Бу хакта американ хакимияте исеменнән АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кабулга килгәч белдерде.

Соңгы тапкыр мондый вакыйга 2004 елда булган иде. Ул вакытта Пакъстан АКШ беректәше дәрәҗәсенә ия булды.

Май аенда Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама һәм Әфганстан президенты Хәмит Карзаи стратегик хезмәттәшлек килешүе имзалады. Әфганстанның бу яңа статусы әлеге килешүнең бер өлеше булып тора.

Белгечләр бу дәрәҗә Әфганстанга Кушма Штатлардан хәрби товарлар алуны җиңеләйтәчәк дип саный.

Клинтон бүген Әфганстанда Карзаи белән сөйләшүләр үткәрә.
XS
SM
MD
LG