Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге сайлауда көч кулландылар


Либиядә диктатор Мөәмәр Каддафи бәреп төшерелгәч беренче тапкыр илкүләм сайлау үтә.

101 сайлау урыннары ачылмаган. Бу илдәге биш процентны тәшкил итә. Сайлау комиссиясе вәкиле, иминлек һәм саботаж булмасын өчен ачылмаганлыгын әйтә.

Бингазида сайлау урыннарына һөҗүмнәр, ә Бриг һәм Әҗдабиядә җимерүләр булганлыгы хәбәр ителә. Проблемнар илнең көнчыгыш өлешендә килеп чыкты. Анда сайлау алдыннан бойкот белдерергә чакырдылар. Бингази һәм Киренаики шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күпчелеге парламентка илнең көнчыгыш өлешенә 60 кына, ә көнбатышка 100 урын бирелүгә канәгать түгел.

Либия башкаласы Триполида сайлау тынычлык белән үтте. Сайлау бүлекләренә чират тезелде.

Прламент- милли ассамблея хөкүмәтне билгеләргә һәм конституция өлгесен әзерләргә тиеш. Берничә меңгә якын намзәтнең күпчелеген исламчылар тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG