Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның көньягында кимендә 20 кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягында шартлауларда һәм һөҗүмнәрдә 20дән артык кеше һәлак булды.

Кандаһар вилаятендәге Аргистан районында юлчылар утырган автобус бомбага эләгеп шартлады. 10 кеше һәлак булды, унлап кеше яраланды. Шартлау булган урынга яраланганнарга ярдәм итәргә трактор килгәч икенче шартлау булды. Тагын дүрт кеше һәлак булды. Әлегә бу шартлауларны бер кем дә үз өстенә алмады.

Күршедәге Һилмәнд вилаятендә талиблар полиция капкасына һөҗүм итте. Биш сәгатькә сузылган полициянең биш хезмәткәре һәлак булды. Хакимиятләр бу һөҗүмнең кире кагылганын һәм 20ләп талибның үтерелгәнен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG