Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм чит илләрдә хокук яклаучы Наталья Эстемированы искә алу чаралары үтә


Наталья Эстемирова
Наталья Эстемирова
Бүген "Мемориал" хокук яклау оешмасы хезмәткәре Наталья Эстемирова үлеменә өч ел тулды.

2009 елның 15 июлендә Эстемирова Чечнядә урланып соңырак аның мәете күрше Ингушетиядә табылды.

Җинаятьне тикшерү әле дә тәмамланмаган. Башта үтерүгә көч структураларының катнашы булуы тикшерелгән булса, хәзер Эстемированы чечен сугышчылары үтергән, дигән фараз гына калды. Хокук яклаучылар бу фаразның дөреслегенә ышанмый.

Чит илләрдә һәм Русиядә бүген Эстемированы искә алу чаралары үтә.
XS
SM
MD
LG