Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Олимпия уеннарында иминлек саклауга хәрби диңгез көчләре җәлеп ителә


Британия башкаласында Олимпия уеннары алдыннан моңа кадәр булмаган иминлек чаралары күрелә. Шимбә көнне Темза елгасына Британия хәрби диңгез көчләренең иң зур көймәсе булган боралаклар ташучы Оушн корабы керде. Икенче дөнья сугышыннан бирле беренче тапкыр Лондонда террордан саклану өчен хәрбиләр җәлеп ителә, диде белгечләр.

Һавада иминлекне саклау эшен Британия саклану министрлыгы оештыра. Кичәдән башлап Лондон һәм Олимпия уеннары үтәчәк корылмалар өстеннән очышлар тыелды.

Башкаланың биек биналары түбәләренә һава һөҗүмнәренә каршы җиһазлар куелган.

Уеннар вакытында иминлек тәэмин итүгә 17 мең хәрби җәлеп ителгән.

Олимпия уеннары 27 июльдән 12 августка кадәр үтәчәк.
XS
SM
MD
LG