Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең Кюсю утравын су баса: 250 меңләп кеше өйләреннән киткән


Япониянең көньяк-көнбатышындагы Кюсю утравын каты яңгырлар сәбәпле су баса.

250 меңләп кеше үз өйләрен ташлап киткән, тагын 140 меңләп кешегә китәргә әзер торырга кушылган. Йөзләгән бина ярларыннан чыккан елгалардан аккан су астында калды.

20дән артык кеше һәлак булды, сигез кеше хәбәрсез югалды. Биш меңләп кеше тышкы дөнья белән элемтәсез калды. Утрауда транспорт эшләми, машиналар йөри алмый.

Табигать афәтенә каршы көрәшкә Япониянең хәрби көчләре җәлеп ителгән.

Кюсю - Япон архипелагының зурлыгы буенча өченче утравы.

Мәйданы — 35,6 мең км². Халык саны — 14,7 миллион кеше.
XS
SM
MD
LG