Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ткачев: йортсыз калганнар ноябрьгә торак белән тәэмин ителәчәк


Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев, су басу нәтиҗәсендә йортсыз калган кешеләргә яңа торак ноябрьгә кадәр төзелеп бетәчәк, дип белдерде. Моның өчен 9 миллиард сум бүленгән.

Шәһәрнең өчтән ике өлеше чистартылган. Җимерекләр һәм чүпне җыю эшенә эчке эшләр гаскәрләре һәм студентлар, барлыгы 9 меңләп кеше җәлеп ителгән.

Шәһәрдә эшләүче ихтиярыйлар саны арта. Алар һуманитар ярдәмне, ашамлыкларны машиналардан бушатып таратырга, җыештырырга ярдәм итә.

Кырымның зур өлеше су, газ һәм электр белән тәэмин ителгән, дип хәбәр ителә.

7 июльгә каршы төндә су басуда югалганнар арасыннан биш кеше әле дә табылмады. 170тән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG