Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давидистан 6 май тәртипсезлекләренә мөнәсәбәттә сорау алдылар


Оппозициянең “Миллионнар маршы”н оештыручыларның берсе, “Солидарность” хәрәкәтенең сәяси шура әгъзасы Сергей Давидистан тикшерүчеләр 6 майда Мәскәүдәге Сазлык мәйданында булган тәртипсезлекләр турында сорау алды.

Давидис “Интерфакс”ка Тикшерү комитетында үзеннән Сергей Удальцов, Алексей Навальный һәм Борис Немцовның бу вакыйгаларда нинди роль уйнауларын сораганнарын белдерде. Давидис сүзләренчә, болар барсы да “кизү сораулар” гына булган һәм ул аларны бу җинаять эшендә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

6 майда хакимиятләр рөхсәте белән үткән күп меңнәрчә кеше катнашкан чарада демонстрантлар һәм полиция арасында бәрелешләр булган иде. Йөзләрчә кеше тоткарланды, дистәләрчә кешегә зыян килде. Җинаять эше ачылды һәм 14 кеше өстеннән тикшерү бара.

Бүген Русия тикшерү комитеты бинасы каршында Сазлык мәйданындагы тәртипсезлекләрдән соң сак астына алынганнарны чыгару таләбе белән оештырылган пикетта катнашкан дүрт кеше тоткарланды.

Илья Пономаревны да 23 июльгә сорау алырга чакырганнары билгеле булды.
XS
SM
MD
LG