Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Олимпия уеннарында Татарстаннан 22 спортчы катнаша


Русия Олимпия комитетының генераль секретаре, Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев җитәкчелегендә узган Татарстан Олимпия шурасы утырышында Русиядән китәчәк 436 спортчының 22се Татарстаннан булачагы игълан ителде.

«Безнең спортчыларның уеннарда яхшы нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз, моның өчен барлык шартлар тудырылды. Һәр спорчының үз табибы, үз психологы бар», диде Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов.

Бүгенге утырышта Олимпия шурасының Olympictatar.ru сәхифәсе тәкъдим ителде.

XXX Олимпия уеннары Лондонда 27 июльдән 12 августка кадәр үтәчәк. Анда 200 илдән 10 меңнән артык спортчының катнашуы көтелә. Ярышлар 37 спорт төрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG