Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа банкы Русия икътисадының үсеш күрсәткечләрен киметте


Европаның Үсеш һәм Тәррәкыять Банкы бүген дөнья күргән яңа хисабында, еврозона кризисы көнчыгышка, бигрәк тә Русиягә таба җәелә, дип белдерде.

Европа банкы 2012 елга үсеш фаразлары күрсәткечләрен киметте. Узган елның маенда 2012 елда Русия икътисадында үсеш 4.2% булыр дип көтелгән иде. Яңа саннарга караганда, үсеш 3.1% артык булмаячак.

“Русия икътисадында үсешнең кимүе үз чиратында еврозона илләренең кризистан чыгуын акрынайта”, диелгән яңа хисапта.

Русия һәм Үзәк Азия илләрендә үсешнең кимүе беренче чиратта нефть бәяләренең түбән булуына бәйле.

Монголиядә үсеш 14%, Төрекмәнстанда 10%, Үзбәкстанда 5% булачак дип фаразлана.

Беларусның үсеш күрсәткече күтәрелде. Узган елның май аенда икътисади үсеш 2.5% булыр дип фаразланса, яңа саннарга караганда ул 4.5% булачак.

Европа банкы “Беларус озакка сузылган һәм сәяси сәбәпләргә нигезләнгән финанс проблемалардан чыгып килә”, дип белдерде. Моңа БДБ фонды һәм Русиядән алынган кредитлар ярдәм итә.

1991 елда нигез салынган Европаның Үсеш һәм Тәррәкыять Банкы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренә инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG