Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсендә Pussy Riot панк төркеме февраль аенда үзләренең Коткаручы Гайсә чиркәвендә чыгыш ясаулары “әхлакый хата” булган, дип белдерде, әмма үз гаепләрен танымады һәм җинаять эшен сәяси дип атады.
Җырчылар панк-гыйбәдәт нәфрәт йәки дошманлык таратмады, дип белдерде.
Хулиганлыкта гаепләнгән Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичның бу белдерүен мәхкәмәдә адвокат Виолетта Волкова укыды.
Pussy Riot хөкем эше белән танышыр өчен мәхкәмә утырышын кичектерергә чакырды.
Адвокат мәхкәмәгә шахит буларак Мәскәү һәм Русия патриархы Кириллны һәм белгечләрне чакыруны сорады.