Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом програмы сөйләшүләре августта дәвам итәчәк


Иран Халыкара җәмәгатьчелек белән үзенең атом програмына багышланган сөйләшүләрне август аенда дәвам итәргә ризалашты.

Бу хакта пәнҗешәмбе кичендә Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон һәм әлеге сөйләшүләрдә Иран төркеменең башлыгы булган Сәид Җәлили телефон аша килеште.

Апрель аеннан бирле өч тапкыр сөйләшүләр булды инде. Анда Иран һәм БМО Иминлек шурасының биш даими әгъзасы, шулай ук Германия катнаша.

Әлегә яклар килешүгә ирешә алмый. Халыкара җәмәгатьчелек хәрби максатта эшләнә дип шикләнеп Ираннан атом булдыруны туктатуны таләп итә.
XS
SM
MD
LG