Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бер көндә 28 кеше үлгән


Хокук яклаучылар Сүрәнең Алеппо каласында бер кварталның көчле утка тотылуы хакында хәбәр итте.

Хөкүмәт гаскәрләре анда качып яткан оппозиция көчләрен инде ике атна кысрыклап чыгарырга тырыша.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, хәрби чараларда боралаклар, артиллерия кулланыла.

Димәшктә дә бәрелешләр дәвам итте. Барлыгы илдә бер көндә 28 кеше үлгән, дип хәбәр ителә. Аларның 16сы - тыныч халыктан.

Рәсми Анкара хәбәр иткәнчә, Сүриядән Төркиягә бер көндә 650 качак килгән.
XS
SM
MD
LG