Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски урманнарында янгыннар кими


Үткән тәүлектә урманнарда янгыннар мәйданы дүртән бер өлешкә кимеде, дип хәбәр итте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге. Хәзер 6 гектарга якын җир яна. Бу соңгы атнада булган иң түбән күрсәткеч.

Янгынны сүндерү чараларында Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының 22 очкычы кулланыла. Томски өлкәсендә гадәттән тыш хәл реҗимы саклана, дип хәбәр итә РИА-Новости агентлыгы.

Июль ахырында төбәктә каты кызу аркасында урманнарда янгыннар мәйданы нык арткан иде. Томски каласын төтен каплады, һава аланы эшен туктатып торды.

Барлыгы Русиядә 18 мең гектар җирдә урманнар яна, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Гадәттән тыш хәл Томски өлкәсеннән тыш, Красноярски өлкәсе, Тыва республикасы, Ханты-Манси автоном бүлгесе, шулай ук Якутия, Хабаровски һәм Челәбе өлкәсенең кайбер төбәкләрендә кертелгән. Бөтен Русиядә диярлек урманнарга керү тыелган.
XS
SM
MD
LG