Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада рус теленең статусын күтәрүче канун гамәлгә керде


Украинада “Телләр турында дәүләт сәясәте нигезләре” кануны гамәлгә керде. Ул бүген матбугатта басылып чыкты.

Яңа канун нигезендә рус теленең статусы күтәрелә. Бу көннәрдә канунны Украина президенты Виктор Янукович имзалады.

Украина парламенты аны 3 июльдә раслады. Аннан соң илнең төрле шәһәрләрендә бу канунга каршы протест чаралары үткәрелде.

Иң зур урам җыены башкала Киевта үткән иде. Ул берничә көн дәвам итте.

Яңа канун рус теленә илнең 27 төбәкнең 13ндә төбәк теле статусын бирә. Әмма дәүләт теле итеп украин теле генә санала.
XS
SM
MD
LG