Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре министрлары Сүрия турында сөйләшүне кичектерде


Гарәп лигасы илләренең тышкы эшләр министрлары бүген Кызыл диңгезнең Җиддә портында үтәргә тиешле очрашудан көтелмәгәндә баш тартты.

Министрлар анда Сүрия низагы һәм Сүриядә алты өлештән торган солых планы гамәлгә ашмау сәбәпле бу айда БМО-Гарәп лигасы вәкиле вазифасыннан киткән Кофи Аннан урынына яңа вәкил билгеләү турында сөйләшергә җыенган иде.

Гарәп лигасы генераль секретаре урынбасары Әхмәт Бен Һелли Каһирәдә журналистларга “очрашу башка көнгә кичектерелде” дип белдерде. Әмма ул очрашуның кайчан үтәчәген әйтүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG