Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцов эшен карау 22 август дәвам итәчәк


Сембердә «Молодая Гвардия» әгъзасе Анна Позднякованы кыйнауда гаепләнеп 240 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән оппозициядәге “Сул фронт” җитәкчесе Сергей Удальцовны хөкем итү эше 22 август дәвам итәчәк. Бүген мәхкәмә кызның видеокамерасындагы язмаларны карады. Киләсе атнада Позднякованы караган медицина хезмәткәренең чыгышы көтелә.

Удальцов 21 апрель көнне Сембергә НАТОга каршы урам җыенында катнашыр өчен килгәч кулга алынды. Аннан интервью алган, үзен журналист дип танылкан студент Анна Позднякова Удальцовның аны кыйнаганын хәбәр иткән. Удальцов иреккә чыгарылган, эш мәхкәмәгә тапшырылган.

Оппозиция җитәкчесе гаебен танымый һәм үзенә каршы белдерелгән ялган гаепләүнең сәбәпләре сәяси дип саный. Ул үзе студент кызның ялган сөйләвен мәхкәмәгә шикаять иткән, әмма Сембер мәхкәмәсе моны тикшерүдән баш тарткан. Июнь аенда мәхкәмә Удальцовны 240 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иде.

Якшәмбе көнне Удальцов Казанда булып Татар Иҗтимагый Үзәгендә активистлар белән очрашты.

"Бина без җыелганда ябылган иде. Сакчыларга ишекләрне бикләп куярга кушканнар, эштән алу белән янаганнар. Без тәрәзәләрдән кереп ишекләрне ачтык. Удальцов 15 сентябрьдә "Миллионнар маршын" бергә уздыру турында сөйләшер өчен килде", дип сөйләде ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт.
XS
SM
MD
LG