Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең Амьен шәһәрендә бәрелешләрдә полиция яраланды


Франциянең төньягындагы Амьен шәһәрендә полиция һәм җирле халык арасында ике көн дәвам иткән бәрелешләрдә полициянең кимендә 16 хезмәткәре яраланды. Эчке эшләр министрлыгы бу шәһәрне һәм илнең тагын 15 төбәген “аеруча киеренке төбәкләр” дип игълан итте, дип хәбәр итә RFI.

Бәрелешләр полициянең шикле бер кешенең машина йөртү рөхсәтен тикшерүеннән башланып китте. Узган пәнҗешәмбе көнне киеренкелек чыккан бу бистәдә юл һәлакәтендә 20 яшьлек егет һәлак булды.

Җирле халык тәртипсезлекләр һәм юлдагы фаҗигаларда полицияне гаепли. Ау мылтыклары белән коралланган йөзләгән кеше полициягә ут ачты һәм ташлар атты. Ярсыган халык шәһәр хакимияте биналары, балалар бакчасы, спорт залы, машиналарга ут төртте. Полиция аларга каршы яшь чыгаручы газ һәм резин ядрәләр кулланды.

Бүген шәһәргә эчке эшләр министры Мануэль Вальс һәм өстәмә полиция килергә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG