Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини җитәкчеләргә һөҗүмнәргә бәйле тоткарланган җиде кеше иреккә чыгарылды


Русия тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Татарстан диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб һәм мөфти Илдус Фәизгә һөҗүмнәр оештыруга катнашы булуда шикләнелеп кулга алынган җиде кеше иреккә чыгарылган.

Бу җиде кешенең һөҗүмгә катнашы булмаганы ачыкланган, сак астында тоту карары гамәлдән чыгарылган. Бер кешене сак астында калдыру турында карар кабул ителгән.

Террор гамәлләре белән бәйле өч кеше - Рәис Миңгалиев, Роберт Вәлиев һәм Альберт Исмагыйлевны эзләү дәвам итә. Аларны табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен бер миллион сум акча вәгъдә ителде.

Һөҗүмнәрдән соң сак астына алынучылар арасында Биектау районының элекке имамы Айрат Шакиров, «Шифа» ширкәте җитәкчесе Мурат Галиев, диния нәзарәтенең көч структуралары белән хезмәттәшлек итү бүлегенең элекке башлыгы Марат Кудакаев, Казанда яшәгән Үзбәкстан ватандашы Абдунозим Атабоев, «Идел-Хаҗ» ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллин, Лаеш районыннан Рөстәм Кашапов һәм Ютазыдан Алексей Верезумский бар иде.
XS
SM
MD
LG