Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы 100 мең штрафка хөкем ителде


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Фердинанд Тимурханов ялган юл белән матди зыян салуда гаепләнеп 100 мең сум штрафка хөкем ителде. Казан гарнизонының хәрби тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Тимерханов идарәгә үзенең танышын эшкә алып аның урынына хезмәт хакы алып яткан.

Мәхкәмәдә Тимерханов ул акчаны бүлек өчен тотканын белдерде. Моңа җитәрләрлек дәлил булмавы сәбәпле, мәхкәмә аны гаепле дип тапты. Тимурхановның бу гамәле белән Казан башкарма комитетына 583 мең сумлык зыян салган. Ул бу зыянны түләве һәм тарафларның үзара килешүенә карамастан, мәхкәмә Тимурхановны гаепле дип тапты. Тимурханов бу карар белән риза булмаганын белдерде.
XS
SM
MD
LG