Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бәрелешләрдә 129 кеше һәлак булды


Сүриядә хөкүмәт көчләре берничә шәһәрдә гыйсьянчыларны утка тотты. Алеппо каласында да көч куллану дәвам итә.

Башар Әсад көчләре шулай ук Һомс һәм Һерак шәһәрләрен утка тоткан. Кичә илдә 129 кеше һәлак булды.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүрия качаклары саны 170 меңгә җиткән. Аларның күбесе Төркиядә.

БМОның Сүриягә халыкара арадашчы итеп Лахдар Браһимине җибәрү карарын АКШ хуплады. Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, халыкара җәмәгатьчелек Сүриядә җинаятьләр кылучыларны мәхкәмә алдына бастырыр өчен кулыннан килгәнне эшлиячәк, дип белдерде.

Браһиминең Сүриягә билгеләнүен Кытай да хуплады һәм аңа ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Алжир дипломаты Лахдар Браһими Сүриядә халыкара арадашчы вазифасында Кофи Аннанны алмаштырды. Аннан Сүрия низагын чишү планының уңышлы булмавы сәбәпле урыныннан китте.
XS
SM
MD
LG