Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчетендә Гает намазы укылды


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете
Казанның Кол Шәриф мәчетендә Гает намазы укылды. Бәйрәм вәгазен Шамил мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов сөйләде.

Бәйрәм намазында Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Габдулла Әдһәмов катнашып мөселманнарга Татарстан җитәкчелегенең котлауларын җиткерде.

"Ураза бәйрәме безнең рухи бердәмлекне ныгытсын, йөрәкләребездә нур, шатлык, яхшылык һәм мәхәббәт уятсын", диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Дин тарихта татар халкына күп авырлыкларны җиңәргә һәм кайнап торган замана агымында сакланып калырга ярдәм итте. Ислам монда яшәүчеләрнең тормышына дин булып кына түгел, мәдәният буларак та барлык яктан сеңеп керде. Бүгенге көндә без тотрыклылык һәм үсеш юлын сайлаган ата-бабаларыбызның рухи гореф-гадәтләрен сакларга тиешбез", дигән Казан башлыгы Илсур Метшин.

Мөфти Илдус Фәиз "Рамазан аенда без тормышның мәгънәсе турында күбрәк уйланабыз, матди байлыкларның килеп-китә торган булуына, башка яхшылыкларның исә мәңгелек икәненә ышанабыз", диде.

Ураза гаете көнендә бәйрәм намазлары укылган мәчетләр янында Казан полициясенең өстәмә көчләре торды. Башкалада иминлек көчәйтелде.
XS
SM
MD
LG