Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә кичәге шартлаудан соң матәм көне игълан ителгән


Кичә Ингушетиянең Сагапши авылында булган шартлауда яраланган биш кеше бүген Мәскәүгә китерелде. Аларны Мәскәүгә алып бару турында һәлакәтләр медицинасы үзәге табиблары хәл иткән.

Шартлау якшәмбе иртән шимбә көнне һөҗүмдә һәлак булган полиция хезмәткәре җеназасында булды. Аны 34 яшьлек Хәмзәт Альдиев исемле интихарчы оештырган, дип хәбәр ителә. Сигез кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды.

Бүген Ингушетиядә матәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG