Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Домодедовода" террор гамәле турында тыңлаулар 27 август башлана


Мәскәү өлкә мәхкәмәсе 27 августта узган елның гыйнварында "Домодедово" һава аланында булган террор гамәленнән соң ачылган җинаять эшеннән тыңлаулар башлый. Мәхкәмә утырышлары җәмәгатьчелек һәм журналистлар өчен ябык булачак.

Мәхкәмә алдына Илез һәм Ислам Яндиевлар, Ахмәд Евлоев һәм Башир Хамхоев баса. Аларга "террор һөҗүмен оештыру", "кеше үтерү" һәм "бандитлыкта" гаепләүләр белдерелгән.

Һава аланында шартлауга 30лап кешенең катнашы булганы ачыкланды. Аларның 17се узган елның мартында Ингушетиядәге махсус чара вакытында үтерелде, калганнарын әле дә эзлиләр. Террор гамәлен оештыручы дип Төньяк Кавказдагы сугышчылар башлыгы Доку Умаров фаразлана.

2011 елның 24 гыйнварында "Домодедово" һава аланында интихарчы Магомед Евлоев үз-үзен шартлатып 37 кеше һәлак булды, 172 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG