Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга FISU тикшерүчеләре килә


Казанга 22 август Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд җитәкчелегендә бер төркем килә.

Дүрт көнлек сәфәр барышында FISU башкарма комитетының чираттагы утырышын Казанда уздыру, 2012 елның сентябрь аенда FISU генераль җыенын һәм Гала җыенын башкалада оештыруга әзерлек тикшереләчәк. Җыен вакытында FISU конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк, дип көтелә.

Федерациянең Гала җыенында иң яхшы спорт федерацияләрен бүләкләү тантанасы була. Бу тантананың туры эфирда Eurosport каналында күрсәтү мәсьәләсе тикшерелә.

Сентябрьдә үтәчәк чараларда 150ләп халыкара студент спорты федерациясе вәкилләренең катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG