Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хәрби очкычлары Алеппо шәһәрен бомбалады


Сүрия хәрби очкычлары бүген Алеппо шәһәренең гыйсьянчылар кулында булган бистәләрен бомбалады.

Сүрия хокук яклаучылары Димәшк шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре операциясе вакытында 12 кешенең үтерелүен хәбәр итә. Кичә исә Димәшк кырыенда булган бәрелешләрдә дистәләрчә кеше һәлак булган.

Гыйсьянчыларга якын чыганаклар хәбәр итүенчә, хөкүмәткә каршы көчләр Әлбү-Камал шәһәрендә күзләү идарәсе бинасын һәм кизү капкаларын үз кулларына төшергән.

Сишәмбе Сүриядә кораллы бәрелешләр булган шәһәрләрдә кимендә 198 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG