Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә һәлак булган япон журналисты җәсәде ватанына кайтарылды


Сүриядә һәлак булган Япония журналисты җәсәден бүген Төркия һава юллары ширкәте очкычы ватанына илтте. Пилот, экипаж һәм һава аланы хезмәткәрләре журналистны минутлык тынлык белән искә алды.

Япон журналистикасының ветераны - Мика ханым Ямамото хезмәттәше белән бергә Сүриядәге кораллы низагны яктыртты. Алар икесе дә The Japan Press агентлыгына эшләде. Журналистлар президент Бәшәр Әсад көчләренә каршы көрәшүче Сүриянең азат армиясе төркемнәре белән бергә хәрәкәт итте.

Дүшәмбе көнне Ямамото Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Алеппо шәһәрендә яклар атышканда ут астында калган иде.
XS
SM
MD
LG