Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Кушылмау хәрәкәте саммиты башланды


Иран тышкы эшләр министры Али Әкбәр Салихи Кушылмау хәрәкәте саммитында чыгыш ясап, дөньядагы илләрне 2025 елга атом коралын юк итәргә чакырды.

Ул шулай ук үз чыгышында БМО Иминлек шурасына кергән дәүләтләрне, БМОда даими әгъза булган илләр хисабына үз вәкаләтләрен арттыруда гаепләде.

Иран министрының бу белдерүе Иран атом програмын эшләүне дәвам итә дигән яңа хәбәрләр вакытына туры килде. Тәһран ул тыныч максатларда эшләнә дисә дә, Көнбатыш илләр һәм Израиль Иран атом коралына ия булырга тели дип белдерә.

Кушылмау хәрәкәтенә барлыгы 120ләп үсеп килүче ил керә. Бу саммита 35ләп ил башлыгы катнаша. Саммит алдыннан төрле фәләстин төркемнәре тирәсендә бәхәс туды. Иран бу чарага Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас чакырылганны гына әйтә. Әмма Аббас Газзә өлешен контрольдә тотучы ХӘМӘС төркеменең лидеры Исмаил Хәния катнашканга, чарага бармаячагын белдерде. Хәния алдан Тәһранга Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад чакыруы белән барачагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG