Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия һәм Швеция өч көнгә визасыз килергә рөхсәт итә ала


Бүген Балтыйк буе илләре парламентлары вәкилләренең Петербурда барган очрашуында су юлы белән килгән Русия ватандашларына Финляндия һәм Швециядә өч көн визасыз тору мөмкинлеге турында әйтелде. Бүгенге көндә Русиягә су юлы белән 72 сәгатькә килгән чит ил ватандашларына виза кирәкми.

"Мондый мөмкинлекнең Европа илләренә кыска сәфәрләргә чыккан Русия ватандашлары өчен дә тудырылуын телибез", диде Петербур сенаторы Вадим Тюльпанов.

Аның сүзләренә караганда, Финляндия һәм Швециядән моңа ризалык алынган, әмма Европа Берлеге аларга бу карарны кабул итәргә рөхсәт итми.

Петербур-Һелсинки-Стокһолм-Таллин паромы ачылганнан бирле Швеция Русия ватандашларына виза алуны җиңеләйтте. Бу сәяхәткә чыгучылар 91% арткан, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG