Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коткаручы Гайсә чиркәве янында активистлар флэш-моб үткәрде


Мәскәүдә Коткаручы Гайсә чиркәве янында 15ләп активист флэш-моб үткәрде.

Аларның һәрберсе кара хәреф язылган футболка кигән иде. Бер рәткә тезелгәч, “Самодержавие олаксын” (“Долой самодержавие”) дигән шигар барлыкка килде.

Бу чарадан фотолар, видео Твиттерга куелды. Әлегә бу чараны оештыручылар һәм аларның максатлары турында берни дә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG