Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында исламны мәсхәрәләгән фильмга каршылык арта [видео]


Мөселман дөньясында исламны мәсхәрәләгән фильмга каршылык арта
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Мөселман дөньясында исламны мәсхәрәләгән фильмга каршылык арта

Мөселман илләрендә АКШта исламны мәсхәрәләүче фильм чыгуга каршылык арта. Каршылык белдерүчеләр Йәмән башкаласы Санадагы американ илчелегенә һөҗүм ясады. Дипломатик бинаның капкасын җимереп керүчеләр тәрәзәләрне ватып, машиналарга ут төрткән. Тәртип бозучыларны полиция су коралы ярдәмендә куып тараткан.

Каршылык чаралары АКШның Каһирә илчелеге каршында инде өченче көн дәвам итә. Бүген анда тәртип бозучылар һәм полиция көчләре арасында бәрелешләр булды.

Мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре Тунис һәм Судандагы американ илчелеге янында да каршылык чаралары уздырды.

Кичә Либиядәге АКШ консуллыгына булган һөҗүмдә илче Крис Стивенс үтерелгән иде.

"Гаепсез мөселманнар" дип аталган һәвәскәр фильмны АКШта яшәүче 52 яшьлек Сэм Бэсил төшергән. Аның сүзләренчә, бу картинаны төшерүгә аңа 100дән артык яһүд хәйриячесе матди ярдәм күрсәткән.
XS
SM
MD
LG