Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция әрмәннәре Азәрбайҗан президентын урам җыеннары белән каршы алачак


Әрмәнстанның диаспоралар министрлыгы, Франциядә яшәүче әрмәннәр Парижга киләчәк Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевны протест чаралары белән каршы алырга җыена, дип белдерде . Алиевның сәфәре 18 сентябрь башлана.

Парижда Азәрбайҗан илчелеге каршында Илһам Алиевның Маҗарстанда 2004 елда әрмән офицеры Гурген Маргарянны утергән Рамил Сәфәровка ярлыкау белдерүенә каршы урам җыены үтәчәк.

Франциядәге әрмән оешмаларының эшен килештерү шурасы оештырган бу җыенга Лион һәм Марсельдән дә әрмәннәр киләчәк. Азәрбайҗан Илһам Алиевның Парижга сәфәре вакытында президентның иминлеге көчәйтеләчәк, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG