Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида борщ тарату чарасында чит ил журналистларын кыйнаганнар


Белоруссия башкаласында узган оппозициянең протест чарасында чит ил журналистларын кыйнап, билгесез җиргә алып киткәннәр.

Зыян күрүчеләр арасында – Associated Press, Reuters агентлыклары фотохәбәрчеләре, Германия телеканалы хәбәрчесе һәм башкалар.

Журналистлар “Хакыйкатьне әйт” кампаниясенең яшьләр бүлеге уздырган борщ тарату чарасын яктыртырга теләгән.

Бу чара белән оппозиция вәкилләре сайлау алдыннан Белоруссиянең Үзәк сайлау комитеты башлыгы Лидия Ермошинаның «белорус хатыннары сәясәт белән түгел, ә өйдә борщ пешерү белән шөгыльләнергә тиеш” диюен искә төшерергә теләгән.
XS
SM
MD
LG