Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия интернетчылары Youtube-ның тыелуына каршы


Русия интернет кулланучылары элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровның Youtube-ның тыелачагы турында белдерүенә каршы чыкты.

Элегрәк Никифоров твиттерында Русиядә видеохостингның ноябрь башында тыелу ихтималы турында язган иде. Министр сайтның тыелуын “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмы һәм балаларны интернеттагы зыянлы мәгълүматтан саклау кануны белән бәйләде.

Нәтиҗәдә Русия твиттерында #РукиПрочьОтЮтуба (Ютубтан кулыңны ал) хэштегы беренчелеккә чыкты.
XS
SM
MD
LG