Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Чехиядән көчле исерткеч эчемлек кертүне тыя


Чехиядә метаноллы спирт белән агулану очраклары ешаю сәбәпле Русия санитария хезмәте бу илдән көчле исерткеч эчемлек кертүне тыйды.

Тыю шулай ук Чехиянең Европа берлеге илләренә көчле хәмер сатуны туктатуы белән дә бәйле.

Кичә Чехия чит илгә көчле исерткеч эчемлек сатуны тыйды. Соңгы ике атна эчендә илдә 22 кеше ялган хәмер белән агуланып үлде. 30 кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята.
XS
SM
MD
LG