Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда элекке президент Рафсанҗаниның кызы ярты елга төрмәгә ябылды


Иранның элекке президенты Әкбар Һашеми Рафсанҗаниның кызы, дәүләткә каршы пропаганда таратуда гаепләп хөкем ителгән Феза Һашеми ярты елга төрмәгә ябылды.

Феза Һашеми кичә Лондон сәфәреннән кайткач кулга алынды.

Аңа хөкем карары гыйнвар аенда ук чыгарылган булса да, хәбәрләргә караганда атасының тыкшынуы белән хөкем карары моңарчы гамәлгә ашырылмый торган.

Феза Һашеми - элекке парламент әгъзасы, Хатын-кызлар спорт федерациясенең элекке башлыгы һәм күренекле хатын-кыз хокукларын яклаучы.

Төрмә җәзасы билгеләүдән тыш мәхкәмә аңа биш ел дәвамында сәяси, мәдәни һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйды.

Феза Һашеми да, аның атасы да Иранның хәзерге президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатны кискен тәнкыйтьләүчеләр. Рафсанҗани Иранда 1989-1997 елларда президент булды.
XS
SM
MD
LG