Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун: Иран президенты белдерүләре куркыныч


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗәдне аның белдерүләренең куркыныч булуы турында кисәтте. Пан Ги Мун фикеренчә, ИРан башлыгының чыгышлары котырту төсмеренә ия.

БМО генераль җитәкчесе шулай ук Иран җитәкчелеге халыкара җәмәгатьчелекне илнең атом-төш програмының тыныч максатлы булуына ышандырырга тиеш дип белдерде.

Пан Ги Мун Әхмәдинеҗад белән БМО Генераль ассамблеясы сессиясе алдыннан очрашты.

Элегрәк Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы генералы Әмир Али Хаҗизадә, Израильнең һөҗүм әзерләве билгеле булса, Иран беренче итеп һөҗүм ясарга мөмкин, дип белдерде.

Көнчыгыш илләре Тегеранны атом-төш коралы ясарга ниятли дип гаепли, Иран бу гаепләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG