Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда татарча диско-клуб ачылган


Екатеринбурда өр-яңа милли клуб барлыкка килгән. «Сабантуй» дип аталган караоке-клуб инде август аенда ачылуга карамастан, тулы көченә әле күптән түгел генә эшли башлаган. Оештыручылар сүзләренә караганда, хәзер әлеге күңел ачу үзәгендә милли кичәләр һәр атна үткәреләчәк. Бу хакта Интертат сәхифәсе хәбәр итә.

«Дискотекаларга 150ләп кеше җыела. Махсус бу кичәләргә дип өлкәнең башка шәһәрләреннән дә киләләр. Аерым ди-джейларыбыз бар. Алар милли көйләр белән беррәттән заманча музыка да куя. Теләге булганнар өчен караоке эшли. Рәхәтләнеп милли җырлар җырлап да була», - дип сөйли клуб җитәкчесе Валерий Парпура.

Һәр бәйрәмдә татар дөньясында яхшы таныш шәхесләр чыгыш ясаячак. Мәсәлән, октябрь аенда эстрада йолдызы Илназ Сафиуллин килер дип көтелә.

Кичәләрдә халыкны өчпочмак, чәк-чәк кебек милли татар ризыклары белән сыйлаячаклар.
XS
SM
MD
LG