Accessibility links

Кайнар хәбәр

Люксембург делегациясенең Татарстан сәфәре тәмамланды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург премьер-министры Жан-Клод Юнкер, Казан кремлендә узган очрашудан соң, сәфәр нәтиҗәләре турында журналистлар белән аралашты.

Президент әйтүенчә, Татарстан Люксембург белән банк тармагы, консалтинг, автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, IT-технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтүне ниятли. “Киләсе елга тагын да зуррак делегация килүен көтәбез һәм бу сәфәргә бик зур тырышлык белән әзерләнәчәкбез”, - дип, Миңнехановның сүзләрен китерә Татар-информ.

“Люксембург һәм Русиянең дустанә мөнәсәбәтләре тарихы, Люксембург һәм Татарстан хезмәттәшлегенә нигез салырга тиеш”, - дип билгеләп узды Жан-Клод Юнкер.

Ике як бүген шулай ук эшлекле форум уздырды. Люксембург тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер форумда чыгыш ясап, Татарстан белән ике арада хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәкле юнәлешләрне барлады. Ул, беренче чиратта, Казан белән ике арада туры авиарейслар ачу, Татарстанның бизнес вәкилләренә Европа берлеге илләренә виза режимын җиңеләйтүгә ярдәм итүгә кагыла.

Рөстәм Миңнеханов һәм Жан-Клод Юнкер җитәкләгән делегация шулай ук Казан федераль университеты, “IT-парк”та булды.
XS
SM
MD
LG