Accessibility links

170 кеше Барселонадан Казанга кайта алмый


Ярты тәүлек дәвамында Барселона һава аланыннан Казанга «Кубань һава юллары” очкычы очып китә алмый. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә.

Очкыч Казан халыкара аэропортына иртәнге дүрттә килергә тиеш булган, ләкин әлегә кадәр ул очып та китмәгән. Тоткарлануның сәбәпләре билгесез. Пассажирларны кунакханәгә урнаштырганнар, бушлай ризык белән тәэмин иткәннәр.

Шул ук борт 5.30 Казаннан Анталиягә очарга тиеш булган. Авиаширкәт вәкиле Сергей Лаврененко сүзләренчә, хәзер очкычның Төркиягә очу вакыты инде билгесез, чөнки аның Испаниядән килү вакыты турында төгәл мәгълүмат юк.

Лаврененко борт капитаны белән элемтәгә кергән. Ул аңа очкычның ягулык багында проблемнар булуын хәбәр иткән. Ләкин әлегәчә очкычны карар өчен һава аланы белгечләре килмәгән.
XS
SM
MD
LG