Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Google урынына үзенең эзләү системасын ясый


Иран хакимияте Google һәм Gmail хезмәтләре урынына үзенең эзләү һәм почта системасын ясарга ниятли. Тегеран милли эчке интернет челтәренә күчергә җыена.

Бу хакта Иранның телекоммуникацияләр министры урынбасары Али Хәки Җәвәди хәбәр итте. Яңа проектның эшләп китеп вакыты әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта иранда Google һәм Gmail хезмәтенә керү тыелган. Тыю АКШта чыккан исламны мәсхәрәләүче “Мөселманнарның сафлыгы” фильмы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG