Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дагыстаннар туе кунакларының пистолетлардан атуына бәйле җинаять эше ачылган


Мәскәү үзәгендә дагыстаннар туе машиналары барганда туй кунакларының травматик пистолетлардан атуына бәйле җинаять эше ачылган.

Полиция әйтүенчә, бу атышта бер кешегә зарар килү сәбәпле шулай карар ителгән. Бер хатын әйтүенчә, пистолеттан ату нәтиҗәсендә бер машинаның алгы ут пыяласы кыйпылчыгы аның өч яшьлек улының битенә тигән. Полиция ул хатынны журналистлар ярдәмендә эзләп табуын әйтә.

30 сентябрьдә булган ул хәлдән соң 15 кеше тоткарланды. Аларның берсе 15 тәүлеккә, тагын берсе биш тәүлеккә кулга алынды.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия телевидениесенә аңлатма биреп, Чечня туйларында атыш кискен тыела. Элек киленне алып кайту турында алдан хәбәр итү өчен ата иделәр, хәзер моны телефоннан SMS җибәреп хәбәр итәргә була”, диде.
XS
SM
MD
LG