Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Грузин хыялы" Абхазия һәм Төньяк Осетия белән сөйләшүләр башларга тели


Грузиядәге парламент сайлавында җиңеп чыккан “Грузин хыялы” исемле оппозицион коалиция Русия катнашлыгыннан башка Абхазия һәм Төньяк Осетия белән сөйләшүләр башларга әзер булуын белдерде.

“Грузин хыялы”ның җитәкчесе Бидзина Иванишвили әйтүенчә, алар халыкара танылмаган бу ике республика белән мөнәсәбәтләрне билгеләүче Грузия кануннарын йомшартырга җыеналар. Тифлис Абхазия белән Төньяк Осетияне Русия окупациясендәге җирләр дип саный.

Иванишвили сайлауда җиңеп чыккан оппозициянең Абхазия һәм Төньяк Осетия белән зур сәяси сөйләшүләргә омтылуын белдерде.
XS
SM
MD
LG